Татарстанда “Истанбул” темалы рәсем ясау чарасы

Татарстан башкаласы Казанда урнашкан Халыклар дуслыгы йортында “Истанбул” темалы рәсем ясау чарасы оештырылды.

Узган якшәмбедә Казанда яшәүче төрек гаиләләренең балалары “Истанбул” темалы рәсем ясау чарасына катнашты.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортындагы якшәмбе мәктәбенең төрекчә өйрәнү курслары кысасында узган чараны Төркиянең Казан баш консуллыгы һәм Юныс Әмрә Институты бергәләп оештырды.

Төркиянең Казандагы баш консулы Исмәт Эрикан һәм тормыш иптәше дә “Истанбул” темалы рәсем ясау чарасында катнашып, балаларның эшләрен бәяләде.

Foto: Kazan Başkonsolosluğunun facebook.com resmi sayfasından

Bir cevap yazın

E-posta hesabınız yayımlanmayacak. Gerekli alanlar * ile işaretlenmişlerdir