Президент Эрдоган Төркиянең яңа автомобилен тәгъдим итте

Зур кызыксыну белән көтеп алынган Төркинең яңа автомобиле Гәбзәдәге “Информатика Үзәнендә” халыкка тәгъдим ителде. Яңа автомобиль “TOGG” дигән логотип белән танытылды. Аның ачылымы исә “Türkiye’nin Otomobili Girişim Grubu”, ягъни Төркиянең Автомобиль Предприятиясе Группасы.

Чарада TOGG автомобилләренең ак төстәге седан һәм кызыл төстәге SUV моделләре күрсәтелде.

Яңа автомобиль турында Президент Эрдоган болай дип әйтте: «Бөтен милек хаклары безнеке булган бу марка белән дөньяда конкуренция ясарлык дәрәҗәгә ирешәчәкбез. Моннан соң уенның кагыйдәләрен без билгелибез… Автомобиль җитештерү аланында дөнья яңа дәвергә керә. Экспорты 32 миллиард долларга җитүче Төркия бу аланның шартларына да җайлашырга тиеш. Ясалма интеллект һәм автономияле технологиялар бик тиз рәвештә үсеш ала. Бөтен учрежденияләребез кору блоклары өчен инфраструктура булдыру өстендә эш алып бара».

Эрдоганнан тыш TOGG автомобиле турында тулырак мәгълүматны ширкәтнең җитәкчесе Гүрҗан Каракаш бирде. Аның әйтүе буенча машиналарның серияле җитештерелүе 2022нче елда башланачак. Иң башта 200 һәм 400 ат көчендәге һәм 500 чакрымлык юл алучы 5 аерым модель тәгъдим ителәчәк. Төркиянең автомобиль секторында SUV моделләренең 95 % чит илдән китерелгәнгә күрә бу моделләрнең җитештерелүенә өстенлек биреләчәк. TOGG автомобиле җитештерү сәнәгате 20 мең кешене эш урыны белән тәэмин итүе көтелә.

Bir cevap yazın

E-posta hesabınız yayımlanmayacak. Gerekli alanlar * ile işaretlenmişlerdir