Kазан баш консуллыгында “Мәдәният күперләре” күргәзмәсе

16 декабрьдә Төркиянең Казан баш консуллыгында “Мәдәният күперләре” исемле рәсем күргәзмәсе ачылачак.

Дүшәмбе көнне Төркиянең Казан баш консуллыгында төрек рәссамы Зәки Сербест һәм татар рәссамы Раиф Төхвәтуллин әсәрләреннән оештырылган рәсем күргәзмәсе ачылачак.

Төрек һава юллары ширкәте һәм Юныс Әмрә Институты ярдәмнәре һәм Казан баш консуллыгынң теләктәшлеге белән оештырылган күргәзмә 25 нче декабрьгә кадәр ачык булачак.

16 декабрь дүшәмбе көнне 15.00 сәгатьтә ачылачак рәсем күргәзмәсенә Төркиянең Измир шәһәр хакимияте башлыгы  Туню Соерның да катнашуы көтелә.

Күргәзмәгә керү түләүсез дип хәбәр итә Казан баш консуллыгы матбугат үзәге.

Bir cevap yazın

E-posta hesabınız yayımlanmayacak. Gerekli alanlar * ile işaretlenmişlerdir