Караҗимешле итле рагу

Бүген без төрекләрнең Госманлы чорыннан калган милли ризыклары-караҗимешле итле рагу ризыгын пешерергә өйрәнербез. Тарихи ризыкны әзерләү өчен ниләр кирәк булачак соң?

 Караҗимешле итле рагуны пешерү өчен:

-4 данә бәрән балтыры

-7 данә вак суган

-10 данә караҗимеш (төше чыгарылган)

-1 бармак розмарин

-1 таякчык тарчын

-4 теш сарымсак

-1 телем алма кирәк булачак.

Иң элек бәрән балтырлары өстенә тоз һәм борыч сибеп куябыз.

Шуннан кәстрүлебезгә сыек май яисә атланмай салып аны аны бераз кыздырып алабыз.

Май кызгач ит кисәкләрен кәстрүлгә салып ике ягын да бишәр минут кыздырып алабыз.

Соңыннан ит янына вак суганны, сарымсак, алма, розмарин яфракларын, караҗимеш һәм тарчынны өстибез.

Барлык боларның өстенә бер аш кашыгы су салабыз.

Утны кысып кәстрүлнең өстен ябабыз һәм якынча сәгать ярым пешерәбез.

Вакыт вакыт кәстрүлнең капкачын ачып суын карап алырга онытмаска кирәк. Суы кимегән булса тагын берничә кашык су өстибез.

Ит пешеп чыккач аларны матурлап тәлинкәгә салабыз. Ит өстен розмарин һәм пешкән караҗимеш белән бизәп аны табынга тәкъдим итәбез.

Госманлының ләзззәтле караҗимешле итле рагу ризыгы барчагызга да тәмле булсын!

Чыганак: www.trt.net.tr/tatarca

Bir cevap yazın

E-posta hesabınız yayımlanmayacak. Gerekli alanlar * ile işaretlenmişlerdir