Болытлар өстендә кичке аш

Төркиянең Төрек Һава Юллары авиаширкәте узган ел 75 миллионнан артык пассажирны дөньяның 124 иленә илтте. Шушы вакытта ширкәт юлчыларны 29 мең 966 тонна ризык һәм 34 мең 434 тонна эчемлек белән сыйлады.

 Дөнья буенча караганда очкычларында бик тәмле һәм сыйфатлы ризыклар тәкъдим итүче авиаширкәт буларак та танылган Төрек Һава Юллары, сәфәрләренә кагылышлы кызыклы мәгълүматлар бастырып чыгарды.

Төрек Һава Юллары ширкәте көн саен дөньяның төрле илләренә 300 сәфәргә чыга. Бу сәфәрләрдә юлчыларны сыйлау өчен көн саен очкычларга 176 тонна азык-төлек төялә.

Узган ел юлчыларны сыйлауга  29 мең 966 тонна ризык һәм 34 мең 434 тонна эчемлек алынган булган.

Ширкәт узган ел 75 миллионнан артык пассажирны дөньяның 124 илендәге 306 аэропортка илткән.

Чыганак һәм фото: trt.net.tr/tatarca

Bir cevap yazın

E-posta hesabınız yayımlanmayacak. Gerekli alanlar * ile işaretlenmişlerdir