Истанбул буйлап сәяхәт

Истанбулга барырга җыенасыз икән, күп йөрергә әзер булыгыз! Әлеге тарихи шәһәрдә күрергә кирәкле җирләр бихисап. Мәйданнар, урамнар, тарихи урыннар, музейлар, парклар…

Бүген без Истанбулда күрергә киңәш ителгән урамнар һәм мәйданнарга тукталырбыз.

1.Истанбулдагы тарихый урамнар һәм мәйданнар

Таксим: Истанбул дигәч тә төп урам буларак тарихи Истиклал урамы күз алдына килеп баса. Трамвае, күңел ачу урыннары, Галатасарай лицее, чиркәүләре булган әлеге урамның бер очыннан икенче очына барганда сез бик күп кәефле мизгелләр кичерәчәксез.

2.Бешикташ: Үзәктә булуы, пристане, тарихи сарайлары белән истанбуллыларның иң еш килгән урыннарыннан берсе. Елның һәр фасылында Бешикташ яр буенда йөрү адәм баласына аңлатып булмаслык рәхәтлек бирәчәк. Моның янында Бешикташ футбол клубының стадионына таба бару гына да ни тора! Бешикташка килгән кеше беркайчан да ник килгәненән үкенмәячәк.

3.Ортакөй: Истанбулның борынгы районнарының берсе ул Ортакөй. Монда төрле мәдәниятләр бергә кушылган. Монда борынгы заманнардан алып хәзергә кадәр төрек, грек, әрмән һәм яһүдиләр бергә яшәгән һәм һәрберсе үз мәдәниятләреннән эзләр калдырган. Ортакөй яр буендагы кафе-рестораннар, бу районның үзенә хас базары туристларны битараф калдырмаячак. Бигрәк тә кичен Босфор бугазындагы төрле төсле күренешләр кешене сихри рәвештә үзенә тартып тора.

4.Кузгунчук: Истанбулның әлеге районыннан гүя тарих исе килеп тора сыман. Әлеге райондагы төрледән-төрле өйләрне төрле сериалларда бик еш куреп була. Тар урамнар, тарихый сарайлар, атаклы мәчетләр…Истанбулда күрергә кирәкле урыннар исемлегенә һичшиксез Козгынчыкны да кертергә кирәк.

5.Балат: Балат урамнары кемдер өчен бик борынгы, кемдер өчен хәзерге чорны хәтерләтер. Урамнарындагы Госманлы эзләре, бик куп тарихи биналары белэн танылыр. Ин кызыклы урыннары булып атаклы Фенер Грек чиркәве, Кызыл мәктәп, Стефан чиркәве, баскычлы калкулыгы, тар урамнары, кафелары һәм тарихи өйләре тора.

6.Кадыкөй: Кадыкөй дигәч тә, иң беренче булып күз алдына тарихый Хәйдәрпаша вокзалы килә. Ул Истанбулның бер символы кебек. Кадыкөй мәдәният һәм сәнгатькә биргән игътибары белән дә алгы планга чыга. Сүреййа опера бинасы, Уенчык музее, Барыш Манчо музее, күп кенә мәдәният үзәге белән истанбуллыларны очраштыра торган урын ул. Яр буе һәм яшел мәйданнары мулдан булган әлеге районнын һәр почмагы үзенчәлекле. Мода, Фенерюахче, Җаддебостан кебек урыннарны һичшиксез барып күрергә кирәк.

Үскүдар: Аның исеме тарихка Госманлы заманнарында ук язылып куелган. Үскүдар төрекләрнең Анадолуга күчү ноктасы булып тора. Нәкъ нәкъ менә шуңа күрә бу урын турында бик еш телгә алына. Монда мәшһүр мәчетләр, тарихи сарайлары санап бетергесез. Көндез Миһриман Султан мәчете, Бәйләрбәе сараен килеп карап, кояш батканда төрек чәен эчә эчә Кыз манарасын күзәтү үзе ни тора!

foto:busy.org, twitter.com,gezilecekyerler.com,1zoom.ru

 

Bir cevap yazın

E-posta hesabınız yayımlanmayacak. Gerekli alanlar * ile işaretlenmişlerdir