Төрек каһвәсе. Аның файдалары… Төрек каһвәсен ничек әзерләргә?

Көч бирә, хәтерне яхшырта, тынычлык һәм бәхет хисләрен арттыра… Күпләр нәкъ менә әлеге үзенчәлекләре өчен көнне төрек каһвәсе эчүдән башлый. Каһвә, антиоксидантларга байлыгы ягыннан җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән соң икенче урынны алып тора.

Кан басымы авырулары булучылар өчен исә, төрек каһвәсе бер дару кебек. Ул кан басымы төшкәндә аны күтәрә. Болардан тыш бик күп органнарның дөрес эшләвенә ярдәм итә.

Шикәр авырулары өчен дә төрек каһвәсе бик файдалы. Шикәр авыруларыннан котылу яисә аны профилактикалау өчен көненә 5-6 чынаяк төрек каһвәсе эчәргә кирәк.

Йокыдан уянуга 1 чынаяк төрек каһвәсен эчеп кую онытучанлыкны киметә һәм зиһенне арттыра.

Спорт белән шөгыльләнергә яратучыларга да төрек каһвәсен эчәргә киңәш итәләр. Күнегүләргә керешкәнче 30-40 минут алдан шикәрсез бер чынаяк төрек каһвәсен эчеп куйсагыз бик файдалы булачак.

Төрек каһвәсе яман шеш авыруларына каршы көрәшүчеләр һәм ябыгырга теләүчеләр өчен дә киңәш ителә.

Кофеиннын иң әһәмиятле үзенчәлекләреннән берсе – тынычландыру сәләте.

Төрек каһвәсе ничек әзерләнә?

Бер чынаяк каһвә өчен 2 чәй кашыгы тарттырылган каһвә кулланыла. Әз шикәрле булсын дисәгез, ярты шакмак, урта шикәрле өчен 1 шакмак, шикәрле каһвә өчен 2 шакмак шикәр салына.

Каһвәне әзерләгәндә, суның салкын булуы аның көбекле булуы өчен беренче шарт булып тора.

Кайнап чыккач көбекләрне җыеп чынаякка салырга, аннан калган каһвәне кайнатуны дәвам итәргә кирәк һәм пешеп чыккач калган каһвәне әкрен генә чынаякның кырыена тидереп кенэ салырга кирәк.

Каһвәгез тәмле булсын!

Bir cevap yazın

E-posta hesabınız yayımlanmayacak. Gerekli alanlar * ile işaretlenmişlerdir