Әхмәт Садык Доган: “Татарстанда төрек инвесторларына ышаныч бирүче бер модель бар”.

Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Садык Доганның Татарстан башкаласы Казанда баш консуллык вазыйфасына керешүенә  1 ел булды. Без turktatar.com сайты буларак баш консулның бер ел эчендә башкарган эшләре, Төркия-Татарстан арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләре, Татарстанга кертелгән төрек инвестицияләре турында сөйләштек.

 

Хөрмәтле баш консул, бүгенге көн күзлегеннән чыгып караганда Татарстан белән Төркия арасындагы сәүдә һәм инвестиция мөтәсәбәтләрен ничек бәяләр идегез?

Татарстан – Россиядәге сәүдә һәм икътисади мөнәсәбәтләрдә иң тыгыз эшчәнлек алып барылучы төбәкләрнең берсе. Татарстан башкаласы Казан Төрек Һава Юлларының туры сәфәрләр башкаручы шәһәрләр арасында да урын алып тора.

Инвестицияләргә килгәндә Россиядә Төркия инвестицияләренең күләме  10 миллиард доллар тирәсе, шуның 2 миллиард 500 миллионы Татарстанда. Димәк Төркия инвестицияләренең  1/4е Татарстанга туры килә. Бу саннар инвестиция мөнәсәбәтләренең алга киткән булуын бик яхшы күрсәтә.

Татарстанның җирле оешмалары да Төркия белән ике арадагы мөнәсәбәтләргә зур әһәмият бирә. Татарстан халкы белән Төркия тарихи, мәдәни яктан бер-берсенә якын, туганлык җепләре белән бәйләнгән. Бу исә мөнәсәбәтләрне тагын да якынайта.

Икенче яктан караганда, Татарстан бу үзенчәлекләре белән Төркия һәм Россия арасындагы элемтәләрне дә ныгыта.

Ике ил шәһәрләр арасындагы тугандашлык элемтәләрен дә әйтеп узарга кирәк. Бу кысада җирле хакимиятләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә дәвам итә.

Университетлар арасындагы академик хезмәттәшлек дәвам итә. Казан Федераль Университеты кебек танылган уку йортларында студентларыбыз бар. Шул ук вакытта Төркиядә дә Татарстан студентлары да белем ала.

Туризм да аерым бер хезмәттәшлек мәйданы булып тора. Җәй көннәрендә Татарстаннан күп санда туристлар Төркияне сәфәр кыла.

Шулай итеп югары урыннардагы җитәкчеләр дәрәҗәсендә дә, инвестицияләр ягыннан да, университетлар арасы, мәдәни мөнәсәбәтләр ягыннан да Төркия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр бик яхшы дәрәҗәдә дип әйтә алабыз.

Әхмәт әфәнде, Төркиянең Татарстанда 2,5 миллиард доллар күләмендә инвестициясе бар дидегез. Шуларга бер күз салсак, монда кайсы компанияләрне атап үтә аласыз?

Әйе, Төркиядән Татарстанга инвестиция керткән бик куп ширкәт бар. Инвестицияләр, җитештерү, сәүдә, хезмәт күрсәтү тармакларында эшләүче компанияләр бар. Җитештерү буларак караганда, “Алабуга” махсус икътисади зонасында эшләүче Şişecam кебек, Kastamonu Entegre, Coşkunöz, Dizayn Group, Hayat Kimya һәм башкаларны атап үтеп була. КамАЗ йөк машиналары заводы белән бергә запас частьләр җитештерүче фирмаларыбыз да бар. Болардан тыш сәүдә белән шөгыльләнүче, Төркия товарларын Россиягә китереп сатучы мех, ашау-эчү, мебель, пластик товарлар өлкәсендә эшләүчеләр дә бар.

 

Казанда эшли башлавыгызга 1 ел булды. Бу вакыт аралыгында баш консуллык тарафыннан нинди чаралар оештырылды һәм алга таба нинди проектлар планлаштырыла.

Баш консуллыгыбызның төп бурычы – монда яшәгән Төркия ватандашларына консуллык хезмәтләрен күрсәтү белән беррәттән икътисади, сәүдә һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерү. 2018 нче елда да безнең бу юнәлешләрдә эшләребез дәвам итте.

Төркия эшмәкәрләре Татарстанга килде, спортчылар төрле ярышларда катнашты.

Шул ук вакытта җирле хакимиятләрнең сәфәрләре дә дәвам итте. Мисал өчен Мармарис белән Түбән Кама тугандаш шәһәрләр, шул уңайдан Түбән Камада бик күп чаралар булды.

Массакүләм мәгълүмат чаралары белән дә мөнәсәбәтләребез дәвам итте. Туризм ярминкәсе, Нәүрүз бәйрәме, Сабантуй кебек төрле чараларда катнаштык.

Казанда Гаяз Исхакый, Садри Максуди Арсал кебек шәхесләребезне искә алу чараларында да  катнаштык.

Төркия университетларыннан делегацияләр килде һәм төрле җыелышларда катнашты. Аларга  кулыбыздан килгән кадәр ярдәм күрсәттек.

Казанда укучы төрек студентлары белән дә очрашып төрле чаралар оештырдык.

Хәйриячелек чаралары кысаларында ярдәмгә мохтаҗ балалар йортларына бардык.

Шулай ук безнең консуллыкка караучы Самара, Уфа шәһәрләрен сәфәр кылдык.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2 тапкыр эш сәфәре белән Төркияне сәфәр кылды. Беренчесе апрель аенда булса, икенчесе Төркия президентының инаугурация тантанасында катнашу өчен июль аенда. Аннан сон август аенда Төркиянең тышкы эшләр министры рәсми булмаган сәфәр белән Казанга килеп китте.

Куренгәнчә 2018 нче ел чараларга бай ел булды.

Татарстан төрек инвесторларында кайсы яклардан кызыксыну уята һәм монда аларга нинди мөмкинлекләр бирелә?

Инвестиция кертүчеләр күбесенчә кызыксындыручы, форсатлар бирә торган элементларны өстен күрәләр. Шуңа күрә үзләре инвестиция кертәчәк төбәкләрне сайлаганда бик җентекләп тикшеренү уздыралар. Бу яктан караганда алдагы елларда да Россия һәм Татарстан республикасында чит ил инвесторларын җәлеп итәчәк, аларга ышаныч бирә торган элементлар дәвам итер дип ышанабыз.

Һәр ил табигый буларак үз иленә инвестицияләр җәлеп итүне максат итеп ала. Татарстанның үзенә генә хас бер үзенчәлеге бар. Монда үз вакытында төрек эшмәкәрләренә, төрек инвесторларына ышаныч күрсәтелгән. Төрек инвестицияләре сакланып калынган, аларның артуына мөмкинлекләр тудырыла торган бер модель бар.

Саннарга күз салабыз икән, 2017 елгы Волга федераль таможня мәгълүматларына караганда, Төркия белән Татарстан арасында сәүдә әйләнеше 304 миллион доллар чамасында булса, 2018 елның беренче 9 аенда бу сан 243 миллион доллар буларак тормышка ашты. Ягъни еллык  якынча 20 миллион долларлык бер арту күзәтелде

Якын айларда төрек ширкәтләренең Татарстанга инвестицияләре көтеләме?

Проектлар алар һәрвакыт бар. Төрек компанияләренең базар тикшеренүләре дәвам итә.

Татарстан ширкәтләре дә Төркиягә инвестиция салу белән кызыксынамы һәм кызыксынса аларны нинди тармаклар кызыксындыра?

Без Казанда узган таныту чараларында да моны һәрдаим телгә алабыз. Бигрәк тә сәламәтлек, энергетика, күчемсез милек һәм җитештерү секторында Төркия чит ил инвестицияләренә ачык. Татарстан ширкәтләренең Төркиягә инвестиция кертүләрен хуплыйбыз.

Татарстанда инвестиция кертергә теләгән төрек ширкәтләренә нинди киңәшләр бирер идегез?

Инвестиция салырга теләүчеләргә базар шартларын яхшылап өйрәнүләрен, уртак ширкәт корырга теләсәләр ышанычлы уртаклар табуларын, базар һәм эш көче белән якыннан кызыксынуларын, җитештерү чыгымнарын, салым ташламаларын һәм транспорт шартларын чагыштырып бар нәрсәне игътибарга алуларын киңәш итәр идем.

Bir cevap yazın

E-posta hesabınız yayımlanmayacak. Gerekli alanlar * ile işaretlenmişlerdir