Төркия туризм министры Эрсой:”70 миллион туристтан 70 миллиард доллар керем”

15 гыйнвардан башлап Россия телевидениеләрендә Төркия республикасын зурлап таныту чаралары уздырыла башлый. Төркия 70 миллион туристны кунак итеп 70 миллиард доллар керем алуны максат итеп куя.

Голландиянең Утрехт шәһәрендә оештырылган туризм ярминкәсендә Төркиянең туризм максатларын ачыклаган Мәдәният һәм Туризм министры Мехмет Эрсой 2019 елда илгә якынча 52 миллионнан артык турист китерүне планлауларын җиткерде.

Министр чыгышында, узган ел Төркиягә якынча 45 миллион турист килгән иде. Быел турист саны 18-20 % ка артачак дип көтәбез. Бигрәк тә Европа илләреннән Төркиягә килергә җыенучы бик күп турист бар, дип белдерде.

Мехмет Эрсой журналистларның сорауларын җаваплап, 2023 елга без Төркиягә 70 миллион турист китереп, туризм секторыннан 70 миллиард керем алуны максат итеп куйдык. Бу максатны үтәгәндә Төркия авырсыныр дип уйламыйм. Илебез бу темада зур тәҗрибәгә ия. Без моннан ары бай туристларны илгә китерү җаен эзләргә итеш. Бу өлкәдә эшләребезне активлаштыра башладык инде, диде.

Бу өлкәдә Төрек Һава Юллары ширкәте белән уртак эшчәнлек алып баруларын әйткән министр, апрель ахырында Анталия, Бодрум, Даламан, Измир аэропортларына Европа, Германия, Англия, Россия һәм Фарсы култыгы илләреннән турыдан-туры очкыч сәфәрләре оештырыла башлаячакларына да басым ясады.

Бер атнада бу илләрдән 80 очкыч сәфәрләре булачагын, 2020 елда Төрек Һава Юлларына 50 яңа очкыч өстәләчәген җиткергән туризм министры, 2023 елга кадәр сәфәрләр санын икеләтә арттырачакларын һәм Анталия, Бодрум, Даламан аэропортларына 2023 елда 500 регуляр очкыч сәфәре оештырачакларын әйтте.

Туризм максатларына ирешү өчен Төркияне чит илләрдә таныту, рекламалауның бик мөһим булуын җиткергән министр, гыйнвар аенда Төркиягә иң күп турист җибәргән илләрдә бу эшчәнлекне башлатып җибәрәчәкләрен белдерде.

Министр сүзләренчә, Англия, Россия, Украина, Голландия, Германия кебек илләрнең телеканалларында 15 гыйнвардан башлап көчле реклама эшләре алып барылачак. Моннан ары саннарга караганда күбрәк керемгә әһәмият биреләчәк.

чыганак: rtib.org

Bir cevap yazın

E-posta hesabınız yayımlanmayacak. Gerekli alanlar * ile işaretlenmişlerdir