Төркия сериаллар төшереп йөз миллионнарча доллар керем ала.

Төркиядә төшерелгән сериаллар 140тан артык чит илгә экспортлана һәм илне елына 340 миллион доллардан артык керем белән тәэмин итә.

Сериаллар сатудан алынган табыш ягыннан Төркия дөньяда АКШтан гына калышып икенче урында тора.

Төркия мәдәният министрлыгы мәгълүматларына караганда, соңгы елларда чит илләргә 100гә якын төрек сериалы сатылган, төрек сериалларын караучы чит ил кешеләре саны 500 миллионнан артып киткән.

Бүгенгә кадәр иң күп илгә экспортланган төрек сериалы булып “Мөхтәшәм гасыр” тора.

Төркия үзендә төшерелгән сериалларны экспортлап елына якынча 340 миллион доллардан артык керем ала. Бу керем соңгы 8 елда 30 тапкыр артты һәм якынча 300 миллион долларга җитте.

2023 елга сериаллар секторыннан 750 миллион долларлык керем алу максат итеп алына.

Төрек сериаллары күбесенчә Европа, Якын Көнчыгыш, Көнбатыш, Азия, АКШ һәм Латин Америкасы илләренә экспортлана

Bir cevap yazın

E-posta hesabınız yayımlanmayacak. Gerekli alanlar * ile işaretlenmişlerdir