Volkswagen Төркиядә завод корачак

Германиянең танылган автомобиль ширкәте Volkswagen Төркиядә биш мең кешене эш урыны белән тәэмин итәчәк яңа завод ачырга җыена.

Якынча ун елдан бирле Төркиядә инвестиция кертү өчен күндерелергә тырышылган Германиянең атаклы автомобиль ширкәте Volkswagen, ниһаять Төркиядә электр белән эшләүче автомобиль заводы ачу карарына килде.

2022 елда эшли башлаячак завод беренче этабта Skoda һәм Seat моделләрен эшләп чыгарачак.

Ширкәт баштарак завод ачу өчен Болгарияне дә күз алдында тоткан иде.

Әмма Болгариягә караганда Төркиянең автомобиль эшләп чыгаруда тәҗрибәле булуын исәпкә алып Volkswagen Төркиядә завод ачу өчен инвестиция кертү карары кабул итте.

Bir cevap yazın

E-posta hesabınız yayımlanmayacak. Gerekli alanlar * ile işaretlenmişlerdir