Төркиянең туризм статистикасы

Төркия туризм һәм мәдәният министрлыгы 2018 елның 10 ае өчен кызыклы туризм статистикасы бастырып чыгарды. Әлеге мәгълүматларга караганда Төркия быелның ун аенда 35 миллион турист кабул иткән һәм алардан 22 миллиард доллардан артык керем алган.

Төркия узган елның 10 ае белән чагыштырганда туризмнан 22 миллиард 970 миллион доллар керем тәэмин иткән. Бу күрсәткеч узган елга караганда 13% ка артык.

Илгә килгән чит ил туристлары арасында да быел 22 %ка арту күзәтелә. Быелның ун аенда Төркиягә 35 миллион 570 мең чит ил туристы ял итергә килгән.

Төркиягә килгән бер туристның уртача сарыф иткән акчасы исә 638 долларны тәшкил иткән.

Кайсы илдән туристлар Төркиянең күбесенчә кайсы төбәкләрен барып күрә соң?

Истанбулны карарга күбрәк Германия, Иран, Россия, Англия, АКШ һәм Согуд Гарәбстаны туристлары килгән. Бурсаны Гарәп илләре һәм Россия туристлары үз иткән.

Нәвшәһир исә Германия, Көньяк Корея, Франция, Испания, Италия, АКШ туристларын җәлеп иткән.

Мардинны Гыйрак һәм Германия, Трабзонны Украина, Россия, Грузия, Греция, Денизлине Россия, Якын Көнчыгыш, Япония, Эндонезия, Сафранболуны Тайвань, Кытай, Германия, Көньяк Корея, Япония туристлары барып күргән.

Анталияне исә Германия, Россия, Голландия, Англия, Швеция, Украина туристлары үз иткән.

Bir cevap yazın

E-posta hesabınız yayımlanmayacak. Gerekli alanlar * ile işaretlenmişlerdir