Төркиягә инвестиция кертү өчен 10 сәбәп

Төркия туризм җәннәте булу белән беррәттән чит ил инвестицияләрен җәлеп итү ягыннан да уңышлы ил. Әлеге уңайдан Төркиягә инвестиция кертү өчен ун сәбәпне тикшердек.

1.Яхшы икътисад

-2002 елда 231 миллиард доллар булган илнең эчке тулаем продукты,  2017 елда өч тапкыр артып 851 миллиард долларга күтәрелде.

-Тотрыклы икътисади үсеш. 2002-2017 еллар арасында уртача реаль эчке тулаем продукт 5,8 % ка җитте.

-Соңгы 15 елда 193 миллиард  доллар капиталл җәлеп иткән икътисад.

2.Халык саны

-81 миллионлык халык саны.

-Европа Берлеге белән чагыштырганда иң яшь халык.Халыкның яртысы 31 яшьтән түбән.

3.Һөнәре булган эш көче

-31 миллионнан артык яшь, белемле эш көче.

-180 нән артык университеттан ел саен 800 мең кешелек яшь белгеч.

-Яртысы һөнәр училищеларынан булган һәр ел 985 мең яшь белгеч.

4.Либерал һәм яңалыкларга ачык капиталл салу мөмкинлеге

-Уңайлы инвестиция шартлары

-Көчле сәнәгать һәм сервис культурасы

-Көндәшлеккә сәләтле инвестиция мөмкинлекләре

5.Инфраструктура

-Транспорт, телекомуникация һәм энергетика секторларында яңа һәм алга киткән техник мөмкинлекләр

-Уңайлы һәм арзан диңгез транспорты

-Урта һәм Көнчыгыш Европага тимерюлы белән бару мөмкинлеге

6.Илнең үәктә урнашкан булуы

-Европа, Евразия, Урта Көнчыгыш һәм Төньяк Африкадагы 1,7 миллиард клиент белән уңайлы элемтәгә керү

-Гомум эчке тулаем продуктлары 25 триллион доллар булган бик күп базарга керү мөмкинлеге

7.Европаның энергетика коридоры

-Көнчыгыш белән Көнбатышны берберсенә тоташтырган бик мөһим энергетика коридоры һәм үзәге

8.Аз салымнар һәм грантлар

-33 % тан 22 % ка төшкән салымнар

9.Европа Берлеге белән 1996 елдан бирле таможня берлеге

-Европа Берлеге белән 1996 елдан бирле алып барылган таможня берлеге һәм 21 ил белән Ирекле сәүдә килешүе

10.Бик зур эчке базар.

Bir cevap yazın

E-posta hesabınız yayımlanmayacak. Gerekli alanlar * ile işaretlenmişlerdir